16+

КФУда уку семестры кыскарачак

Быел башкалада 24 июльдән 9 августка кадәр Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылуга бәйле рәвештә, Казан федераль университеты студентларының уку семестрын кыскартачаклар. Спортчылар чемпионат вакытында Универсиада авылында яшәү сәбәпле, студентларга урыннарны алдан ук бушатырга кирәк булачак. Анда бер ай алдан ремонт эшләре башланачак. Шуңа күрә студентларның җәйге сессиясе 15...

Быел башкалада 24 июльдән 9 августка кадәр Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылуга бәйле рәвештә, Казан федераль университеты студентларының уку семестрын кыскартачаклар. Спортчылар чемпионат вакытында Универсиада авылында яшәү сәбәпле, студентларга урыннарны алдан ук бушатырга кирәк булачак. Анда бер ай алдан ремонт эшләре башланачак. Шуңа күрә студентларның җәйге сессиясе 15 июньгә кадәр, ягъни график буенча 2-2,5 атнага иртәрәк тәмамланыр, дип планлаштырыла. Әмма әлеге кагыйдә чыгарылыш студентларына кагылмаячак, аларның укулары һәм имтиханнары 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Практика үтү вакыты да үзгәрер дип көтелә.

Универсиада авылында яшәүче студентлар исә бүлмәләрен 20 июньгә кадәр бушатырга тиеш. Кабул итү комиссиясе секретаре Сергей Ионенко сүзләренә караганда, уку йортына документлар кабул итү кампаниясенең вакыты үзгәрмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading