16+

Халык нинди кино карый?

Халыкның күбесе кинотеатрларга елына берничә генә тапкыр бара һәм күбрәк мелодрамаларга өстенлек бирә икән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы үткәргән сораштыру буенча, халыкның 22 проценты берничә елга бер генә тапкыр кинотеатрга бара. Респондентларның 33 проценты аена – берничә мәртәбә, 3 проценты атнасына берничә тапкыр кинотеатрда кино карый.

Ни хикмәт, кино караучыларның күбесе тавышның сыйфатына, экранның зурлыгына әллә ни игътибар бирми.  Кинотеатрның кайда урнашканлыгы, залларның бизәлеше, утыргычларның уңайлы булуы да кешене соңгы чиратта кызыксындыра.
Аның каравы фильмга билетларны интернет аша алу йә телефон аша урынны алдан алып кую популярлаша бара. Жанрларга килгәндә, респондентларның 48 проценты мелодрамаларга өстенлек бирә икән. 35 проценты триллер, боевиклар карый, 25 процент халыкны комедияләр кызыксындыра,10 процент респондент куркыныч киноларны сайлый, 7 проценты драма күрергә тели.  
Шунысы да кызык: күбесе киноны көндезге сәгатьләрдә карый. 43 процент респондент – кичке сәгатьләрдә, 2 процент халык иртә белән дә кинога бара икән. 10 проценты кинотеатрга хәтта төнлә йөри.

фото: marieclaire.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading