16+

Хатын-кыз булмаган баласы өчен ана капиталы алган

Әлеге җинаятьне ул Удмуртиядә кылган, ә хәзер шул хатын Чаллыда яши икән.

Әлеге җинаятьне ул Удмуртиядә кылган, ә хәзер шул хатын Чаллыда яши икән.

«Челнинские известия» ачыклаганча, шау-шулы вакыйга Ижау шәһәрендә килеп чыккан.
45 яшьлек хатын-кыз РФ Җинаять кодексының 159.2 маддәсе буенча "Түләүләр алганда мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эшенең төп фигуранты. Өч баласы була торып, ул шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать иткән һәм  гаиләсендә дүртенче бала тууы турында сөйләгән. Имештер, баланы ул өйдә тапкан. Хатын хәтта шаһитлек итәр өчен, үзе белән күршесен дә алып килгән. Шул шаһит 2016 елның 5 гыйнварында күршесенең кыз бала табуын раслаган.

Нәтиҗәдә, загста туу турында таныклык бирелә һәм 453 мең сум күләмендә ана капиталы алу рәсмиләштерелә.
Явыз нияттә булган хатын белдерүе буенча, акчалар торак төзелеше өчен максатчан займ шартнамәсе төзелгән кампания хисабына күчерелгән.

Бер ел узгач, ул ялган мәгълүматлар буенча 8500 сум күләмендә социаль пенсия дә рәсмиләштерә алган. Әйтик, 2017 елның ноябреннән 2019 елның июненә кадәр аның исәп-хисап счетына 170 мең сум күчерелгән, ул аларны шәхси ихтыяҗлары өчен кулланган.

Соңрак ачыкланганча, хатын-кыз бернинди дә бала тапмаган, болар барысы да уйдырма булып чыккан.
Хатын үз гаебен таныган, тулысынча үкенгән. Нәтиҗәдә, караклыкта шикләнелүчегә карата 623,5 мең сум урлау факты буенча гаепләү белдерелгән. Суд аны 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән һәм Пенсия фонды каршындагы бурычын түләү шарты белән җәза биргән.

Хәзерге вакытта гаепләнүче Яр Чаллыдагы тулай торакта яши һәм җирле предприятиедә хезмәт куя. Бирегә күченеп килүне үз шәһәрендә эш таба алмавы белән аңлата.
«Хатын-кыз инспекциягә учетка баскан, даими рәвештә теркәлүгә килә», - ди Чаллы шәһәренең Автозавод филиалы буенча җинаять-башкарма инспекциясе инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты Айнур Исмәгыйлев. - Һәр ай саен ул Пенсия фонды алдындагы бурычны түләү өчен хезмәт хакыннан акча күчерә».

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading