16+

Хатынын үтереп, балконга элеп куя. Фатир сатарга ризалашмаган өчен

Татарстан Югары суды 39 яшьлек Илнар Гыймрановка карата хөкем карары чыгарды.

Татарстан Югары суды 39 яшьлек Илнар Гыймрановка карата хөкем карары чыгарды.

Ул былтыр кыш элеккеге хатынын көчли һәм үтерә, аннары хатын үз-үзенә кул салган кебек итеп күрсәтмәкче була. Ир-атны 18 елга каты режимлы колониягә озаталар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр күпкә алдан бозылган. Аерылышуга кадәр үк Илнар азартлы уеннар белән мавыга башлый. Бер көнне ул кайта һәм хатыны белән баласына башка торакка күчәргә кирәк булуын әйтә. Чөнки Илнар бурычка баткан, шуларны түләр өчен үзенең бүлмәсен сатарга җыена. Хатын баласын ала һәм әнисе янына яшәргә күченә. Аннары ул аерылышуга гариза бирә. Ләкин Илнар моның белән килешә алмый.

Тикшерү ачыклаганча, былтыр көзен һәм кышын Илнар элеккеге хатынын эзәрлекләп йөри, телефонына хәбәрләр яза, аның белән бергә булмаса, үтерү белән яный. Декабрь азагында Илнар 32 яшьлек хатынын подъездда саклап тора, аннары фатирга керә. Биредә ул хатынны кыйный, көчли, аннары электр үткәргече белән буып үтерә. Шуннан соң Илнар җинаятен хатынның үз-үзенә кул салуы дип күрсәтмәкче була. Ул хатынның муенына үткәргечне чорный һәм мәетне балконга асып куя. Аннары Илнар мәрхүмә хатынның өеннән акчаларны, кыйммәтле әйберләрне алып, качып китә.

Хатынның мәетен үги атасы таба. Кызы элемтәгә чыкмый башлагач, үги ата аның фатирына килгән. Мәрхүмә хатынның алты яшьлек кызы ятим калды. Ул хәзер әбисе һәм бабасы белән яши.

Илнар Гыймранов гаебен өлешчә генә таный. Аңа «Үтерү белән янау», «Торакка законсыз үтеп керү», «Көчләү», «Үтерү», «Талау» маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Югары суд аны 18 елга төрмәгә озатты. Шулай ук ул мәрхүмәнең гаиләсенә 1,5 млн сум күләмендә компенсация түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хайван

    Мөһим

    loading