16+

Хуҗасыз этләр абзардагы йорт хайваннарын ашап чыгып киткәннәр

Түбән Каманың “Төзүче” бакчачылык ширкәтендә бер төркем хуҗасыз этләр берничә куян белән тавыкларны ашаган. Хуҗалар әйтүенчә, этләр йорт хайваннарына төнлә һөҗүм иткән.

Түбән Каманың “Төзүче” бакчачылык ширкәтендә бер төркем хуҗасыз этләр берничә куян белән тавыкларны ашаган. Хуҗалар әйтүенчә, этләр йорт хайваннарына төнлә һөҗүм иткән.

Иртән куяннарны ашатырга дип килгән хуҗалар аларның буып үтерелгәнен күрә, берсенең тиресе генә калган була. Икенче килүләрендә үлгән куяннарны этләр инде ташып та бетергән була.
Бу районда хуҗасыз этләрнең саны иллегә якын. Моңарчы аларның хайваннарга, кешеләргә ташланганы булмаган, бакчачылар хәл кабатланыр дип курка.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading