16+

Кичә Казанда иң күркәм кияү белән кәләшне сайладылар

"Иң яхшы кәләш" исеменә тумышы белән Яңа Чишмә районыннан булган Алсу Сәхабетдинова лаек булса, "Иң яхшы кияү" дип Казан егете Гадел Вәлиуллин табылды.

"Иң яхшы кәләш" исеменә тумышы белән Яңа Чишмә районыннан булган Алсу Сәхабетдинова лаек булса, "Иң яхшы кияү" дип Казан егете Гадел Вәлиуллин табылды.

Проект-конкурсны оештыручы Татарстан мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, әлеге бәйгенең максаты - яшь егет-кызларны гаилә тормышына әзерләү, борынгы йола, гореф-гадәтләрне искә төшерү.

- 2011 елда да шундый ук конкурс уздырган идек. Анда биш кыз һәм биш егет катнашты. Алар үзара танышып-дуслашып киттеләр. Шуның нәтиҗәсендә ике пар барлыкка килде. Бүгенге көндә алар гаилә корып, балалар үстереп яталар, - дип сөйләде безгә Наилә Җиһаншина.

Быелгы конкурста дүрт кыз һәм егет катнашты. Кызлар булачак тормыш иптәшләрен тәмле ризыклар белән сыйласа, кияүләр чәй куеп эчерде. Кызлар бирнә, егетләр исә мәһәр әзерләп күрсәтте. Кайнана-кайнаталарның сорауларына да җавап бирергә туры килде аларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading