16+

Киптерелгән чикерткәдән ипи пешереп сата башлаганнар

Хельсинки супермаркетларында киптерелгән чикерткәдән ипи пешерә башлаганнар.

Киптерелгән чикерткәдән ипи пешереп сата башлаганнар

Хельсинки супермаркетларында киптерелгән чикерткәдән ипи пешерә башлаганнар.

Fazer компаниясенә бер ипи пешерү өчен җитмеш чикерткә кирәк ди. Бик күп тоелсалар да, алар ипинең өч процентын гына алып тора. Компаниянең инновацияләр директоры  Юхани Сибаков сүзләренчә, чикерткәле ипи аксым чыганагы булып тора, бөҗәкләрдә файдалы майлы кислоталар,  кальций, тимер, В12 витамины да бар. Ипине махсус кетердәп тора торган итеп пешерәләр. Чикерткәләрне исә фермаларда үрчетәләр, әмма илнең бөтен төбәген тәэмин итеп тору өчен ул гына җитми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading