16+

Киров районы зур үзгәрешләр кичерәчәк

Казан шәһәренең Киров районы үзенең олуг юбилеен - 90 еллыгын каршылады. 1925 елда оештырылган район башта Заречье дип аталган, 1931 елда Пролетарскийга үзгәртелгән. Һәм дә 1935 елдан, Сергей Миронович Киров хөрмәтенә, Киров исемен йөртә.

Казан шәһәренең Киров районы үзенең олуг юбилеен - 90 еллыгын каршылады. 1925 елда оештырылган район башта Заречье дип аталган, 1931 елда Пролетарскийга үзгәртелгән. Һәм дә 1935 елдан, Сергей Миронович Киров хөрмәтенә, Киров исемен йөртә.

Башкала мэры Илсур Метшин юбилей тантанасына җыелган кировлыларга видеоэкран аша мөрәҗәгать итте.
- Киров районы һәрвакыт хезмәт кайнаган эшчеләр үзәге булды. Биредән ундүрт Советлар Союзы Герое чыкты, - дип әйтеп үтте Илсур Метшин һәм районга тотрыклылык, халкына сәламәтлек теләде.

Киров һәм Мәскәү районы хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов үзенең котлау чыгышында сөйләгәнчә, Казанның сәнәгать үзәкләреннән берсе булган Киров районының хезмәт елъязмасы XVII гасырларга ук барып тоташа. Петр I указы нигезендә биредә Адмиралтия бистәсе, ә соңрак дары җитештерү, күн эшкәртү заводлары төзелә.
- Ун ел элек Киров районы телгә дә алынмый иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан җитәкчелеге теләктәшлегендә бу төбәк бик ымсындыргыч мәйданга әверелде, - диде Дамир Фәттахов, серле генә итеп.

Искиткеч үзгәреш кичерәчәк Киров районы. Проектның берсе - «Салават күпере» торак комплексы. Монда 360 гектар мәйданда 1,5 миллион квадрат метр торак, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, социаль учреждениеләр булачак. Күпфатирлы беренче йорт инде төзеп бетерелгән. Проектның икенчесе - юллар төзелеше. Мәсәлән, Горький шоссесына янәшә алмаш трасса барлыкка киләчәк. Татарстан Президенты башлангычында 2016 ел - республикада Сулыклар зонасын төзекләндерү елы булачак. Киров районында Идел буйларын, Аккош күле һәм башка күлләр тирәсен тәртипкә китерү башланачак. Район карамагындагы унике бистә дә тормыш-көнкүреш ягыннан ким-хур булмаячак.
Киров районының тарихка кагылышлы проекты - Адмиралтия бистәсе. Аңа 2018 елда өч йөз ел тула.

- Адмиралтия бистәсен торгызу эшләре башланачак. Казансу елгасының борынгы юлы чистартылачак, анда агач кораблар урын алачак, - диде Дамир Фәттахов.
- Адмиралтия бистәсен торгызу бер хыял гына иде. Татарстан Президенты теләктәшлегендә бу хыял чынбарлыкка ашырга кереште. Үзенең йөз еллыгына Киров районының зур туристлык үзәгенә әвереләчәгенә ышанам. Югары тизлекле тимер юл магистрале дә Киров районы аша узачак, - диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, башкаларның сүзен куәтләп.
- Соңгы берничә ел эчендә генә дә Киров районында балалар өчен җиде бакча төзелде. Торак йортларның инде утыз процентына капиталь ремонт башкарылды. Торак йортларны, ишегалларын, юлларны төзекләндерү дәвам итәчәк. Район җирлегендә урнашкан предприятиеләрнең ярдәме зур. Бу предприятиеләр ил сәнәгатендә - алдынгылар. Иң олы рәхмәтемне мин Киров районы халкына, ветераннарга җиткерәм, - диде Дамир Фәттахов, сәхнәдән кировлыларга татар һәм рус телләрендә мөрәҗәгать итеп.

Тантаналы кичә үзе дә татар һәм рус телләрендә тарих сәхифәләрен чагылдырган концерт программасы белән үрелеп барды. Районның элеккеге җитәкчеләреннән башлап, дистәләгән эшче-хезмәткәрләргә шәһәрнең һәм районның бүләкләре тапшырылды.

Киров районында: 15 эре сәнәгать предприятиесе, 1832 кече предприятие, 4 төзелеш компаниясе, 90 тарихи-мәдәни һәйкәл, 3 мәдәният сарае, 8 китапханә, 27 музей, 35 балалар бакчасы, 18 гомуми урта белем мәктәбе, 164 азык-төлек һәм 105 сәнәгать товарлары кибете, 5 спорт комплексы, һ.б. бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading