16+

"Әкият" курчак театры Сахалинга китәргә җыена

Апрель аенда Татар дәүләт «Әкият» курчак театры белән Сахалин курчак театры арасында алмаш гастрольләр үтәчәк.

Апрель аенда Татар дәүләт «Әкият» курчак театры белән Сахалин курчак театры арасында алмаш гастрольләр үтәчәк.

Мондый гастрольләр беренче тапкыр оештырыла. 7-9 апрельдә «Әкият» курчак театры сәхнәсендә Елена Намаконова шигырьләре буенча «Мы летели на диване...» һәм Сергей Козловның «Я люблю Вас, Ромашка» спектакльләрен Сахалин артистлары тәкъдим итәчәк.

14-16 апрельдә исә әкиятлеләр Сахалин шәһәрендә чыгыш ясарга җыена. Алар тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән «Өч кыз» (Гадел Хәеров) һәм «Идет Коза рогатая» (Марина Протасова) спектакльләрен күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading