16+

“Әкият”тә башкортлар

13-16 май көннәрендә Башкорт дәүләт курчак театры Казанга гастрольләр белән киләчәк.

13-16 май көннәрендә Башкорт дәүләт курчак театры Казанга гастрольләр белән киләчәк.

Алар нәни тамашачыларга "Зур сер"дип исемләнгән интерактив әкият күрсәтергә җыена. Әсәр Косолапа исемле аю баласының Тропик утраудагы маҗаралары хакында. Спектакльнең сценарий авторы - Аврора Рахманкулова, режиссеры − Илмар Әлмөхәмәтов, рәссамы − Наталья Кандалова һәм композиторы − Урал Иделбаев.
Башкортстан курчак театры Татарстанга 8 спектакль алып киләчәк.
Бу вакытта Татар дәүләт "Әкият" курчак театры артистлары исә Уфага юл тота. Безнекеләр башкорт тамашачасына танылган татар язучысы Абдулла Алиш әсәре буенча куелган "Сертотмас үрдәк" музыкаль әкиятен күрсәтәчәк.
- Ике театрның алмаш гастрольләре - күптәнге һәм яхшы традиция. Ул тәҗрибә уртаклашу, мәдәни элемтәләр булдыру һәм ныгыту, тамашачыларны театрга җәлеп итү, аларны яңа спектакльләр белән таныштыру өчен күрше республикалар тарафыннан гамәлгә ашырыла, - ди Башкорт курчак театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Валентина Айшпор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading