16+

Васил Шәйхразыев: «Без закон буенча эшлибезме, юкмы – тикшерүләр күрсәтер»

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының президиум утырышында мәктәпләрдә татар теле укытуга кагылышлы прокуратура тикшерүләре башлануы һәм шул уңайдан телнең киләчәк язмышы турында да сүз булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының президиум утырышында мәктәпләрдә татар теле укытуга кагылышлы прокуратура тикшерүләре башлануы һәм шул уңайдан телнең киләчәк язмышы турында да сүз булды.

Казанның Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина шушы көннәрдә барган тикшерүләр уңаеннан гимназия директорларының, татар теле укытучыларының борчылуын билгеләп үтте.

- Бу эшкә юристларны җәлеп итеп, безнең чынлап та хатабыз бармы, законны бозабызмы-юкмы, менә шул проблеманы чишү юлларын эзләргә иде, - диде.

Аның сүзләрен Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин да җөпләде. Ул мондый тикшерүләрнең төбәкләрдә дә башлануын хәбәр итеп, үзе белән бергә Ульяновск мәктәпләре директорларына прокуратурадан җибәрелгән хатны да алып килүен әйтте. Анда рус теле татар хисабына теле укытылмыймы, рус теле дәресләре кыскармаганмы дигән сораулар бирелүен, шуларга җавап таләп ителүен билгеләп үтте. Татар теле укытучыларының моңа борчылуын, эшсез калудан куркуларын әйтте.

- Безгә бу уңайдан дәшми калырга кирәкми. Бәлки, берәр хат яки мөрәҗәгать белән чыгарга кирәктер. Бәлки, Чувашстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрнең конгрессларын да җәлеп итәргәдер, - диде ул.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев татар телен укыту буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында үзенең фикерен җиткерүен, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә укытучылар белән очрашуда әлеге уңайдан фикерен әйтүен билгеләп узды.

- Минем үземне дә әлеге сорау борчый. Без закон буенча эшлибезме, юкмы - тикшерүләр күрсәтер. Бу сорау бөтен татар халкын борчый. Шуңа без җавап табарга тиешбез, тик ул җавап тикшерүдән соң Мәгариф министрлыгы аша булырга тиеш. Без, татарлар, үзебезнең телне сакларга, якларга тиешбез, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading