16+

Көн дәвамында республикада һава торышының бозылуы көтелә

Көн дәвамында республикада һава торышының бозылуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көн дәвамында республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Синоптиклар бүген аерым районнарда яшен булу һәм боз яву ихтималы турында да кисәтә. Көндез җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитеп көчәюе мөмкин.
Татарстанда көндез максималь һава температурасы - +21..+26, Казанда +22..+24 градус булачак.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading