16+

Коену сезоны башланганнан соң, Татарстанда 28 кеше батып үлгән

Коену сезоны башыннан Татарстан сулыкларында 28 кеше батып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткергән.

"Быелгы сезонда Татарстан сулыкларында 37 күңелсез хәл теркәлде. Узган елгы сезонга караганда, бу 28гә кимрәк. Узган елгыдан 21гә кимрәк олы кеше батып үлде", - дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, быелгы сезонда сулыклардан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 18 кешене коткарган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading