16+

Комбайннар саны 500гә күбрәк булса, урып-җыю 1 сентябрьгә төгәлләнәсе булган

Бөртеклекләрне суктыра торган комбайннар саны 500гә күбрәк булса, 10-29 августка 5 миллион тонна ашлык җыеп алган һәм урып- җыюны 1 сентябрьгә кадәр төгәлли дә алган булыр идек. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында шулай дип белдергән.

"Уңыш җыю техникасын яңартырга теләк бар. 100 гектарга 155 ат көче - безнең көчле булуыбыз турында сөйләми. Европада ул - 350-400, Америкада 600 ат көче. Безнең климат шартларында, көзен 2 миллион гектар мәйданда туфрак эшкәртү чорында күпкә зуррак куәтләр кирәк", - ди министр.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, берничә ел авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасы эшли, әмма барыбер шул 155 ат көче планкасыннанн узып булмый. "Якындагы 3-5 ел эчендә күпкә амбицияле программа кирәк. Техник куәтне 100 гектарга 180-200 ат көченә җиткерсәк, яхшы булыр иде", - диде.

Министр быел Татарстан Президенты тарафыннан тракторлар белән тәэмин итү программасы игълан ителгәнен искәртте. Куәте 300 ат көче булган тракторларның ярты бәясен каплау өчен бюджеттан 600 миллион сум акча бүлеп бирелгәнен әйтте.

"Бу безгә Санкт-Петербургтан 200 трактор сатып алырга ярдәм итә. Ел азагына кадәр 120ләп заказ бар инде. Программа уңышлы гына тормышка ашып килә, беренче 60 трактор кайтарылды. Хәер, Петербург тракторлары гына дип мәҗбүриләмибез. Башка тракторларга күнеккәннәр бар икән, каршы сүз юк. Иң мөһиме - аның Россиядә эшләнгән булу", - диде ул.

Шулай да, Марат Әхмәтов фикеренчә, техника белән тәэмин итү буенча күпкә җитдирәк федераль программа кирәк.

"Бөртеклекләрне суктыра торган комбайннар саны 500гә күбрәк булса, 10-29 августка 5 миллион тонна ашлык җыеп алган һәм урып- җыюны 1 сентябрьгә кадәр төгәлли дә алган булыр идек", - ди министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading