16+

Коммуналь хезмәтләргә түләү­ләрне арттырып язулары турында зарланучылар күп

Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләренә, йоклаган чакларында, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин төшләренә керәдер, мөгаен.

- Халык белән даими аралашам. «Идел буе районы», «Заречье», «Уңайлы торак» идарәче компанияләре эшчәнлегендә кимчелекләр бар әле. Гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләр арттырып языла. Казан буенча йортларда яшәүчеләр катнашында гомумйорт җыелышы үткәрелмәгән килеш, «гомумҗыелыш» беркетмәсен ялганлап тутыру очраклары да күзәтелә. Мондый фактлар ачыкланса, судка бирәм, дип, идарәче компанияләр җитәкчеләренең үзләренә үк әйтеп торам. Мин халык һәм дөреслек яклы, - ди Александр Сидякин.

«Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә депутат янә сайлаучылар белән очрашты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов һәм Тарифлар буенча дәүләт комитетының бүлекләр җитәкчеләре Оксана Давыдова, Нәфисә Билалиева, Илвира Шакирҗанова катнашты.

Депутатка гозер белән килгән Валентина Колобова башкаланың Идел буе районы торак-коммуналь тармагындагы сәер хәлләрне җиткерде.

- Күп фатирлы йортыбыз башта «Кол Гали» идарәче компаниясендә иде. Без аларның хезмәт күрсәтүләреннән канәгать идек. Ләкин, нигәдер, «Идел буе районы» идарәче компаниясенә күчерделәр. Биш ай икесеннән дә исәп-хисап кәгазе килә. Без кире «Кол Гали» идарәче компаниясенә кайтырга телибез, - дип, хәсрәткә батып сөйләде Валентина Колобова.
Лилия Хәсәнова Адоратский урамындагы 27а йортның беренче катында урнашкан «24 часа» кибетеннән зарланды.

- Кибет төбе төне буена гөрләп тора, - ди Лилия Хәсәнова.
- Күп фатирлы йортларның беренче катларына кибетләр урнаштыруны мин дә хупламыйм. Тәүлек буена эшләүче кибетләр алар, дөрестән дә, йорттагыларның тынычлыгын бетерә, - дип, фикере белән уртаклашты Сергей Крайнов.

Гөлсиҗә Галимҗанова Фрунзе урамындагы 19нчы йорт алды баскычларына авыш юл (пандус) ясату өчен җан атып йөри. Әлеге йортка капиталь ремонт үткәрелгән. Депутат Александр Сидякин аңлатканча, капиталь ремонт программасы исемлегендә пандуслар ясау каралмаган.

Людмила Каталкина - «Родина» торак милекчеләре ширкәтеннән, ә Михаил Тупиков «Наш дом» идарәче ­компаниясеннән җибәрелә торган исәп-хисап кә­газьлә­рендәге саннардан риза ­түгел. Коммуналь хезмәтләргә түләү­ләрне арттырып язалар, дип шик­ләнәләр. Юдино бистәсеннән Дмитрий Ким, фатирларында хисаплагычлар эшләсә дә, түләүне хисаплагыч күрсәткечләренә нигезләнмичә билгелиләр дип уйлый.
Депутат Александр Сидякин белгечләр ярдәмендә һәр гозерне җентекләп өйрәнергә һәм чаралар күрергә ышандырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading