16+

Кондуктор пассажирының кесә телефонын урларга җыенган ике каракны тоткан

9 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгы барды.

9 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгы барды.

Аның нәтиҗәләре буенча юл кагыйдәләрен бозган өчен 347 җәмәгать транспорты шоферы җәзага тартылды, ә 18е бөтенләй эштән куылды.

Шоферларның күбесе тәмәке тартып, руль артында кесә телефоныннан сөйләшеп барган. Айлык дәвамында пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасын үстерү һәм юлларда авария очракларын киметү ­максатыннан, транспорт предприятиеләрендә хезмәт коллективлары белән психологик тренинглар үткәрелгән.

Җәмәгать транспортында эшләүчеләр арасында үзен яхшы яктан да күрсәтүчеләр бар. Мәсәлән, 29 яшьлек кондуктор Ләйлә Ханнанова пассажирының кесә телефонын урларга җыенган ике каракны тоткан. Шулай ук «ПАТП-4» автотранспорт предприятиесе Россия күләмендә үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading