1 март көнне 14.00 сәгатьтә конфедерация Кубогына билет сатуның икенче дулкыны башланды. Ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Футбол матчын карау өчен "җанатар паспорты"н алырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта www.fan-id.ru сайты аша гариза бирү сорала. Билетларны Халыкара футбол федерациясе сайтында сатып алып булачак.
Кубок матчына билетлар дүрт категориядә сатыла....
1 март көнне 14.00 сәгатьтә конфедерация Кубогына билет сатуның икенче дулкыны башланды. Ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Футбол матчын карау өчен "җанатар паспорты"н алырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта www.fan-id.ru сайты аша гариза бирү сорала. Билетларны Халыкара футбол федерациясе сайтында сатып алып булачак.
Кубок матчына билетлар дүрт категориядә сатыла. Стадионда иң яхшы урыннар I категориядә. IV категория бары Россия гражданнары өчен генә каралган. Ул халык өчен кулай бәядән булачак. Калган урыннар II-III категориягә керә.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аерым урыннар бар. Алар түбәндәге сылтама аша билетлар алырга мөмкин:
Билет сатуның соңгы этабы 19 апрель - 2 июль көннәрендә булачак.
Исегезгә төшерәбез, конфедерация Кубогы Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи шәһәрләрендә узачак. Казанда дүрт матч көтелә:
- 18 июнь, 18:00 сәгатьтә Португалия-Мексика;
- 22 июнь 21:00 сәгатьтә Германия-Чили;
- 24 июнь 18:00 сәгатьтә Мексики-России;
- 28 июнь 21.00 сәгатьтә А1 һәм В1 категорияләре җиңүчеләре арасында ярымфинал була.
Барлык уеннар да "Казан-Арена" стадионында узачак.
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Комментарийлар