16+

Константин Хабенский: “Кызыклы кешеләр, шәп идеяләр була икән, мин Казанга киләм”

Берничә минуттан Казанның үзәгендә Россиянең халык артисты Константин Хабенскийның “АРТХАБ” иҗади резиденциясе ачылачак.

Константин Хабенский: “Кызыклы кешеләр, шәп идеяләр була икән, мин Казанга киләм”

Берничә минуттан Казанның үзәгендә Россиянең халык артисты Константин Хабенскийның “АРТХАБ” иҗади резиденциясе ачылачак.

– Лобачевский урамындагы 20 ел элек 6нчы даруханә булган бинаны иҗади резиденциягә әйләндерү өчен шактый тырышлык таләп ителде. Бу төзелешнең ничә сумга төшкәнен, шөкер, без белмибез, иганәчеләр нык ярдәм итте. Дөрес, безнең дә өлешебез керде, әле менә хәзер дә сәнгать җитәкчебез буяп бетерәсе җирләрне буйый, соңгы эшләрне төгәлли, – ди “АРТХАБ”ның башкаручы директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский.

АРТХАБ - гадәти булмаган проект. Ул сәнгать, театр өлкәсенә битараф булмаган төрле кешеләрне берләштерәчәк: эшмәкәрләр, продюсерлар, үзешчәннәр, тәҗрибәле артистлар, пенсия яшендәгеләр, яшьләр, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр, руслар, татарлар да булачак анда.

– Минем өчен кешенең нинди милләттән, кем булуы роль уйнамый, иң мөһиме ул идея тәкъдим итсен, – ди Константин Хабенский. Проект җитәкчеләре татар, башка телдәге проектларга да каршы түгел.

– Кызык кешеләр белән кофе эчеп утырырга була. Ләкин кофе эчү эзсез узмасын иде. Бер-беребезгә файдалы буласыбыз килә. Шуңа да кешенең идея белән килүе кирәк. Бу проект безнең өчен бик мөһим. Ул безнең яшәү рәвешебез. Моңа кадәр эшләгән бар эшләребез дә шушы проектка әзерлек кенә булган кебек, – дип АРТХАБның мөһимлеген искәртте проектның программалар директоры Анна Фельдман.

Хәзерге вакытта АРТХАБ Европа, Россия күләмендәге күп кенә фестивальләрдә җиңү яулаган “SDVIG” Казан камералы театры артистларының идеяләрен тормышка ашыру белән мәшгуль. Беренче нәтиҗәләр, әсәрне күрергә мөмкин булган көн турында әлегә төгәл генә әйтмәсәләр дә, репетицияләр инде бара. Проект кысаларында сәхнәгә чыгарга теләгән кешенең хыялын тормышка ашыруда ярдәм иткән “ОК.НО” актерлык мәктәбе дә эшләячәк. Журналистларның хәзер Казанга еш киләчәксезме? дигән соравына Константин Хабенский: “Әгәр кызыклы кешеләр һәм шәп идеяләр була икән, мин Казанга киләчәкмен”, – дип җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading