16+

Корбан бәйрәмендә намаз 04.30 сәгатьтә башлана

Корбан бәйрәме көнендә, 1 сентябрьдә бәйрәм намазы 04.30 сәгатьтә башлана. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итте. Өч көн дәвамында - 1-3 сентябрьдә - махсус билгеләнгән 20 урында корбан чалырга мөмкин. Аларның адреслары бүген kzn.ru сайтында урнаштырылачак....

Корбан бәйрәме көнендә, 1 сентябрьдә бәйрәм намазы 04.30 сәгатьтә башлана. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итте.

Өч көн дәвамында - 1-3 сентябрьдә - махсус билгеләнгән 20 урында корбан чалырга мөмкин. Аларның адреслары бүген kzn.ru сайтында урнаштырылачак. Шәһәр хезмәтләре корбан сату һәм чалу буенча санкцияләнмәгән урыннар булдырмау буенча эш алып барачак.

Казан мәчетләре маршруты буенча җәмәгать транспорты 1 нче сентябрьдә 03.30 сәгатьтә йөри башлый.

"Иң мөһиме - бу бәйрәмдә яхшы кәефтә булу, транспорт һәм куркынычсызлык тәэмин итү", - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading