16+

Коронавирус алга атлый: узган тәүлектә 48 яңа очрак

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авырып китүнең 48 яңа очрагын ачыклаганнар. Аларның 46 сы республика территориясендә авыручылар белән элемтә аркасында йоктырганнар, 2 очрак читтән кайткан кешедә табылган.

41 кешедә әлеге авыру җиңелчә яки симптомсыз формада уза, шуңа күрә алар өйдә дәвалана. 7 сенә  госпитализация таләп ителгән.

Яшь төркемнәре буенча 30 дан 50 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән 60 яшькә чаклы кешеләрдә коронавирус йоктыруның 14ешәр очрагы ачыкланган. 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 9 авыру, 18 дән 30 - 6, 70 тән 80 яшькә кадәр - 5.

Соңгы тәүлектә Казанда коронавирус белән зарарлануның 32 очрагы теркәлгән, Чаллыда - 2. Түбән Кама районында - 4, Бөгелмә, Югары Ослан районнарында - 2, Апас, Әтнә, Кайбыч, Менделеевск, Питрәч, Саба районнарында берешәр йоктыру очрагы.

22 октябрьгә Татарстанда 7991 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 6848 кеше савыккан, шул исәптән 45 се узган тәүлектә. 103 кеше үлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading