16+

Коронавируска каршы вакцинаны сынауда санитар табиблар һәм укытучылар катнашачак

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен ирекле рәвештә теләк белдергән 650 кешене сайлап алганнар.

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен ирекле рәвештә теләк белдергән 650 кешене сайлап алганнар.

Бу төркемгә Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылар керәчәк.
 Татарстанда 650 кешедән торган Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылары керәчәк төркем коронавируска ясалучы "ЭпиВакКорона" тестын сынауда катнашачак, диде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева.

«Татарстаннан моның өчен 650 кеше сайлап алынды. Республиканың ковидка каршы көрәш буенча оператив штабы тарафыннан мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләре сайланылды, алар сынау, клиник тикшеренүләрдә катнашачаклар, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзор вәкиле.
Җамалиева сүзләренә караганда, Россия буенча үткәреләчәк тикшеренүләрдә биш субъекттан 4 мең кеше катнашачак, аңа Татарстан да керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading