16+

Коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен мазок тапшыру мәҗбүри түгел

Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирә.

Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирә.

Коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен Covid-19 инфекциясенә мазок тапшыру мәҗбүри түгел. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмониядән өйдә дәваланучы авырулар ала алачак.

«Табиб пациентның хәлен, температураның күпмегә сузылуын, хроник авыруларның бармы-юкмы икәнен тикшерә. Моннан тыш, ул пациентның туганнары коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнен ачыклый. Мондый дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк була икән, аңа препаратлар бирелә», — диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ведомствода табиб пациентка препаратларның башка тәэсирләре булу мөмкинлеге турында кисәтергә һәм пациентның дәвалануга язма ризалыгын алырга тиешлеген искәрттеләр.

Авыруларга препаратлар комплектын волонтерлар тәүлек дәвамында китереп бирә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading