16+

Корпоративлар турында онытыйк

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина авырулар саны артуын булдырмас өчен, эш урынында яңа ел корпоративлары үткәрмәскә чакырды.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина авырулар саны артуын булдырмас өчен, эш урынында яңа ел корпоративлары үткәрмәскә чакырды.

"Әгәр дә без хәзер бөтенебез бергә корпоративларга барып, профилактика чаралары турында онытабыз икән, бездә авырулар кискен артачак. Зш бирүчеләргә хезмәт урыннарында корпоративлар үткәрмәскә киңәш бирер идем. Әгәр моңа кул гына селтәп карасак, һәм күңел ачу, бәйрәм итүгә өстенлек бирсәк, үткәрелеп килүче санитар-эпидемиологик чараларның мәгьнәсе калмаячак. Хәзер предприятиеләрдә коллектив эчендә аралашуларны чикләү буенча эш алып барабыз, ягьни хезмәткәрләрнең кабинеттан кабинетка күчүләре чикләнелә, шулай ук эш урыннарында азык кабул итү өлешендә дә билгеле бер чикләүләр бар", - дип билгеләде белгеч.

"Корпоратив элек изоляциядә булган һәм читтән торып эшләгән барлык хезмәткәрләрнең дә бер урында җыелуын һәм аралашуларын күздә тота. Әлбәттә, шул рәвешле, инфекциянең таралуын көт тә тор. Болар барысы да куркыныч тудыра, һәм әгәр без аларга бармак аша гына карасак, чир һичшиксез таралуын дәвам итәчәк", - диде санитар табиб.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading