16+

Корылтайны каршылаганда: «Бөтен яктан да ал да гөл түгел, милли мәгариф өлкәсендә борчыган мәсьәләләр шактый»

Фәрит Гибатдинов, Чувашия татарлары милли-мәдәни оешмасы рәисе: - Без милли республикада яшибез. Халкыбыз да, оешмабыз да, Диния нәзарәтебез дә актив эшли. Шуңа да республикадагы башка милли оешмалары, иҗтимагый хәрәкәтләре безнең белән тәңгәлләшергә тырыша. Күпме генә алга китешләр булса да, соңгы вакытта бер урында таптанып торабыз. Бәлки, конгрессның эшчәнлегенә ниндидер яңалык...

Фәрит Гибатдинов, Чувашия татарлары милли-мәдәни оешмасы рәисе: - Без милли республикада яшибез. Халкыбыз да, оешмабыз да, Диния нәзарәтебез дә актив эшли. Шуңа да республикадагы башка милли оешмалары, иҗтимагый хәрәкәтләре безнең белән тәңгәлләшергә тырыша. Күпме генә алга китешләр булса да, соңгы вакытта бер урында таптанып торабыз. Бәлки, конгрессның эшчәнлегенә ниндидер яңалык...

Фәрит Гибатдинов, Чувашия татарлары милли-мәдәни оешмасы рәисе:

- Без милли республикада яшибез. Халкыбыз да, оешмабыз да, Диния нәзарәтебез дә актив эшли. Шуңа да республикадагы башка милли оешмалары, иҗтимагый хәрәкәтләре безнең белән тәңгәлләшергә тырыша. Күпме генә алга китешләр булса да, соңгы вакытта бер урында таптанып торабыз. Бәлки, конгрессның эшчәнлегенә ниндидер яңалык кертергә, аңа фәнни яктан якын килергә, аерым бер көчле программа эшләргә кирәктер. Тагын бер борчыган мәсьәлә - татар оешмалары бөтен өлкәдә дә бертөсле эшләп бетерми. Аның сәбәпләре дә төрле. Аларга конгресс тарафыннан игътибар булсын иде. Кайбер төбәкләрдә милли оешмалар берничә дә әле. Бу - бердәмлек җитмәүдән дип уйлыйм. Бөтендөнья татар конгрессыннан кала, әле Татар федераль милли-мәдәни автономиясе дә эшләп килә. Алар икесе дә бер максат - татар милләте өчен эшли, аларның эшчәнлеген дә ничектер көйләргә иде. Бергә кушаргамы, берсе икенчесе канаты астына керәме - яхшы бер вариантын табарга кирәк.

Рәмзия Габбасова, Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире:

- Бөтендөнья татар конгрессы белән актив хезмәттәшлектә без. Нинди генә чара уздырсак та, аларга мөрәҗәгать итәбез. Авырсынмыйча, ярдәм кулы сузалар, хәлләребезне белешеп торалар. Татар телендәге әдәби китаплар белән тәэмин итеп торалар. Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллыгын билгеләп үткәндә, булышлык күрсәттеләр. Сабан туйлары конгресс ярдәменнән башка узмый. Артистлар, биючеләр, килеп, бөтен бәйрәмебезне дә эчтәлек ягыннан баетып китәләр. Бөтен яктан да ал да гөл түгел, милли мәгариф өлкәсендә борчыган мәсьәләләр шактый. Балаларыбызга милли белем, тәрбия бирү дәрәҗәсен үстерәсебез бар. Шушы юнәлештә эшләгәндә дә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәменә өмет итәбез. Чит төбәкләрдә татар газеталары чыгып тора. Укучыларыбызны югалтмыйча, эчтәлеген тирәнрәк итеп чыгарырга тырышабыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading