16+

Котырган эт 23 кешене тешләгән

Белгород өлкәсенең Шебекино шәһәрендә котырган эт 23 кешене тешләве хакында хәбәр итә «Интерфакс».

Белгород өлкәсенең Шебекино шәһәрендә котырган эт 23 кешене тешләве хакында хәбәр итә «Интерфакс».

Шимбә һәм яшкәмбе көннәрендә эт тешләгән 15 олы кеше, 8 бала хастаханәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Эттән зыян күргән иң кечкенә пациентка 7 яшь булуы мәгүлүм.

Этне тотып лабораториягә алып барып тикшергәннән соң, анда котыру чире булуы ачыкланган.

Зыян күрүчеләрнең һәммәсенә дә вакцина ясалган, аларның хәле уртача дип бәяләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading