16+

Күптән кирәк иде

Җиде яшькә кадәрге балаларны машиналарда өлкәннәрдән башка калдыруны тыячаклар. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарга кул куйды. Әлеге документ балаларны машинада калдырып, аларны өшүдән, кызудан, куркудан, төрле куркыныч янаудан саклаячак.

Балаларны ялгызларын машинада калдыру очраклары турында еш ишетеп торабыз. Бер ай элек кенә Ульяновскида машинада ике яшьлек бала бикләнеп калган иде. Берничә көн элек Томскида урамнан үтеп баручылар машина эчендә утырып торган, эсселектән хәле киткән балага тап булган иде. Алар сабыйны машина тәрәзәсен ватып коткарды.
Рамил Хәйруллин, Россия машина йөртүчеләр федерациясе төбәк вәкиле:
- Бу төзәтмәләр күптән кирәк иде. Бер караганда, баланы машинада ялгыз калдыруны закон нигезендә тыю - башка сыймаслык хәл. Әти-әниләр аны законнан башка да эшләргә тиеш түгелләр. Кызганыч, аларны шулай гына куркытып була. Биш кенә минутка дип киткән җиреңнән синең белән нәрсә генә булмас. Ул арада бала сәламәтлегенә дә куркыныч янарга мөмкин. Аның турында гел сөйләп, язып торалар югыйсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading