16+

Күренекле татар хатын-кызлары кемнәр алар?

Халыкара хатын-кызлар көнендә татар дөньясына зур өлеш керткән гүзәл затларыбызны искә алмыйча булмас. "Шәһри Казан" газетасы күренекле татар хатын-кызларының исемлеген туплады.

Халыкара хатын-кызлар көнендә татар дөньясына зур өлеш керткән гүзәл затларыбызны искә алмыйча булмас. "Шәһри Казан" газетасы күренекле татар хатын-кызларының исемлеген туплады.

Мөхлисә Бубый (Нигъмәтуллина Мөхлисә) - татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог.

Фаҗигале шәхес культы елларында ул бер гаепсезгә кулга алына һәм «контрреволюцион эшчәнлек алып барган өчен» 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. Бары тик 1960 елда гына аклана.

Фатиха Аитова - хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм җитәкчесе.

Фатиха Аитова үзе гаҗәп гүзәл, буй-сыны нәфис, кием-салымы килешле, бик тәвәккәл характерлы, куйган максатына һичшиксез ирешә торган шәхес була. Затлы нәсел тәрбиясе алган кыз Казан бае, хәйрияче Сөләйман Аитовка дүртенче хатынлыкка кияүгә чыга. Киявенә шарт куя: атасыннан калган зур мирас - 100 мең (кайбер чыганакларда 200 мең) сумга Фатиха өчен Казанда татар кызларын укытырга заманча мәктәп салдырып бирергә һәм хатынына шул мәктәпне җитәкләргә комачау итмәскә тиеш була.

Аитова мәктәбен тәмамлаган кызлар рус мәктәпләренә, рабфакка, институтларга укырга иркен керәләр. Бүген Казанның 12 нче кызлар гимназиясенә Фатиха Аитова исеме бирелгән.

Мәгубә Сыртланова - гвардиянең өлкән лейтенанты - очучы, Советлар Союзы Герое.

Ул 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказ, Тамань ярымутравы, Кырым, Львов-Сандомир, Көнчыгыш Прессия һәм юнәлешендәге һөҗүм сугышларында катнаша. 1945 елның маена кадәр Мәгубә Сыртланова 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә. Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. 1971 елның 1 октябрендә вафат була.

Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская - беренче татар актрисасы, режиссер, театр эшлеклесе, Татар АССРының атказанган актрисасы..

1907 елдан «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасында чыгыш ясый. 1912 елда Уфада «Hyp» трупасын оештыра. Күп кенә спектакльләр куя. Татар театры өчен Ш.Шамильский, Г.Казанлы, Е.Сыртланова, Ф.Латыйпов һ.б. актерларны тәрбияли. Гражданнар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 2нче армия янындагы фронт труппасын оештыра.

Галия Кайбицкая - танылган җырчы, Татарстанның халык артисты.

Галия 1905 елның 21 маенда Җаек шәһәрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе М. Төхфәтуллин гаиләсендә туа. Гаиләнең бай традицияләре аның тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный.

Галиянең әнисе татар дөңьясында беренче булып хатын-кызлар хорын оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. Заманында танылган җырчы - бертуган абыйсы Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең бу талантын күреп мактый, аңа шул юлны дәвам иттерергә киңәш бирә.

1940-50 елларда опера театры сәхнәсендә Г. Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне («Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «Наёмщик»та Гөлйөзем, «Башмагым»да Сәрвәр, Галиябануны шул исемдәге операда, «Качкын»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара.

Сара Садыйкова - Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай бүләге иясе.

Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе - Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы - татар халкының беренче композиторы С.Габәши Сараны хорда җырларга чакыра.

Салих Сәйдәшев исә аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

Гөлшат Зәйнашева - күренекле татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1928 елның 13 гыйнварында Татарстан АССРның Чаллы кантоны (Тукай районы) Иске Теләнче авылда игенче гаиләсендә дөньяга килә.

Г.Зәйнашева берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1964-1965 елларда ул янәдән радиокомитетта - музыкаль тапшырулар мөхәррире хезмәтендә. 1965-1966 елларда Г.Зәйнашева Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, ә 1973 - 1983 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. Шуннан соң ул профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Саҗидә Сөләйманова - татар шагыйрәсе, прозаик.

Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. 1944 елда Тәтеш урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфа педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.

Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм повестьлар да яза. Сәҗидә Сөләйманова үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыга. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителә.

Зифа Басыйрова - күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы.

Ул 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң ул 20 елга якын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак үзенчәлекле таланты ачыла. 1940 елларда З.Басыйрова инде авыл көйләрен сәхнәгә алып чыккан җырчы булып таныла. Баянчы Оркыя Ибраһимова белән Зифа Басыйрова кабатланмас ансамбль төзеп, концерт эстрадасына халык көйләрен баян белән җырлауның гүзәл үрнәкләрен күрсәтә. Алар икесе "Су буйлап", "Өй артында шомыртым", "Дөм-дөм", "Шөгер", "Таң атканда", «Фазыл чишмәсе» кебек бик күп көйләрнең беренче башкаручылары булалар.

1956 елдан алып З.Басыйрова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли һәм халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә.

Зифа Басыйрова ике «Хөрмәт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә, аңа Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелә.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading