16+

К.Тинчурин театры әкият куя

8 ноябрь көнне К.Тинчурин театрында яңа премьера көтелә: драматург Шамил Фәрхетдиновның "Әкият китабы" буенча әсәрен Зөлфәт Закиров сәхнәләштерә.

8 ноябрь көнне К.Тинчурин театрында яңа премьера көтелә: драматург Шамил Фәрхетдиновның "Әкият китабы" буенча әсәрен Зөлфәт Закиров сәхнәләштерә.

Спектакльдә Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров һәм театр коллективына быел гына килеп кушылган яшь артистларыбыз Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттәхова һәм Салават Хәбибуллин катнашалар.

Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул балалар белән беррәттән әти-әниләргә дә кызыклы булачак.

8 ноябрь көнне премьерага балалар өчен чыгучы "Тылсымлы куллар" журналы да киләчәк. Спектакль алдыннан һәм антракт вакытында журнал белән таныштыру, язылу оештырылачак, төрле кызыклы уеннар үткәреләчәк, бүләкләр дә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading