16+

Кубаньда матәм көне дип игълан ителде

Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев Кубаньдагы шәһәр һәм район башлыкларын, автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне искә алып, 26 августта матәм чаралары үткәрергә чакырды, дип яза «Татар-информ».

Бу хакта төбәк хакимияте сайтында хәбәр ителә. Губернатор шулай ук Краснодар крае территориясендә эшчәнлек алып бара торган телерадиокомпанияләрдә күңел ачу тапшырулары һәм мәдәният оешмаларында күңел ачу чаралары үткәрмәскә дигән карар чыгарды.

Шунысын да искәртик: пассажир автобусы катнашындагы авария 25 август иртәсендә булды. «Таманьнефтегаз» компаниясе эшчеләре утырган автобус дүрт метр биеклектән суга килеп төшә. Нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак була, 33е зыян күрә. Хәзерге вакытта һәлак булучыларны тану процедурасы үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading