16+

Куркыныч тудырырлык хәлгә юлыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм кирәкле телефон номерларын истә тот

Урамда берәр шикле нәрсә күрсәгез, якын-тирәдә полиция хезмәткәре булмаса,табылдык турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итегез: 052 - криминаль мәгълүматның аноним бюросы 02 - Полиция 112 - бердәм коткару хезмәте Урамда шикле әйбер күргән очракта, үзеңне ничек тотарга? 02гә шалтыратыгыз яки полициягә мөрәҗәгать итегез. Телефоннан, мөмкин булганча, тыныч сөйләшегез, үзегезнең кем...

Урамда берәр шикле нәрсә күрсәгез, якын-тирәдә полиция хезмәткәре булмаса,табылдык турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итегез:

052 - криминаль мәгълүматның аноним бюросы

02 - Полиция

112 - бердәм коткару хезмәте

Урамда шикле әйбер күргән очракта, үзеңне ничек тотарга?

02гә шалтыратыгыз яки полициягә мөрәҗәгать итегез. Телефоннан, мөмкин булганча, тыныч сөйләшегез, үзегезнең кем һәм кайда булуыгыз, нәрсә табуыгыз турында әйтегез.

Шикле әйбергә орынмагыз.

Шикле әйбергә кайда гына тап булсагыз да, сезнең бурыч - табылдык турында хәбәр итү. Үз белдегегез белән бер нәрсә дә эшләмәгез. Үз-үзегезне тоту кагыйдәсе бик гади: күрдегез, хәбәр иттегез, куркынычсыз урынга барып басыгыз. Сезгә һичшиксез ярдәм киләчәк.

Истә тотыгыз:

Калдырылган сумкага, ящик яки пакетка гына түгел, гадәти булмаган предметларга да игътибар итегез. Әйтик, эчендә яки астында чит предмет булган машина күрсәгез, шалтыратыгыз һәм табылдык турында хәбәр итегез.

Теракт әзерләнү турында шигегез булса һәм гадәттән тыш башка хәлләр вакытында кая шалтыратырга?

Телефоннан, мөмкин булганча, тыныч сөйләшегез, үзегезнең кем һәм кайда булуыгыз, нәрсә табуыгыз турында әйтегез.
Кичектергесез ярдәм хезмәтләре (шәһәр телефоныннан шалтырату өчен)

01 - янгын сагы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

02 - полиция

8(843) 291-48-21 - Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең дежур часте

052 - Криминаль мәгълүматның аноним бюросы

03 - ашыгыч ярдәм

8(843) 231-45-55 - ТР буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте
кесә телефоннына шалтырату

112 - Бердәм коткару хезмәте номеры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading