16+

“Кырлай” таганнарын сата (+фото)

"Кырлай" күңел ачу паркы банкротлыкка чыккан, хәзер ул аттракционнарын да сатуга куйган. Бу хакта Киров районы прокуратурасы хәбәр итә. Татарстанның Арбитраж суды парк белән идарә итүче компания - "Мир развлечений" җәмгыятен банкрот дип игълан иткән.

“Кырлай” таганнарын сата (+фото)

"Кырлай" күңел ачу паркы банкротлыкка чыккан, хәзер ул аттракционнарын да сатуга куйган. Бу хакта Киров районы прокуратурасы хәбәр итә. Татарстанның Арбитраж суды парк белән идарә итүче компания - "Мир развлечений" җәмгыятен банкрот дип игълан иткән.

"Кырлай" паркы кредитларга баткан ди, шуңа да эшен дәвам итә алмый, ә бурычларны түләр өчен аттракционнарын сатарга мәҗбүр. Гадирәк таганнарның уртача бәясе 3 миллион тирәсе торса, күпләр үз иткән иң биек "күзәтү тәгәрмәче"нең башлангыч бәясе 5 миллион сумнан артыграк бәяләнәчәк икән.

"Кырлай" паркы Казанда бердәнбер диярлек шундый зур күңел ачу паркы иде. Һәм мөгаен куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү ягыннан да беренче булгандыр. Ата-ана ризалык бирсә, кайбер хезмәткәрләр яше буенча туры килмәсә дә, баланы тыелган аттракционга кертәләр иде. Күп таганнарда куркынычсызлык ременнәре бушап беткән. Ә Казанда Артем исемле кечкенә малайның "Кырлайдагы" бер таганда бармак башы өзелгәч, бөтенләй шау-шу купты.

Кемдер "күзәтү тәрәгмәче"нә күңел ачу өчен менсә, кайберәүләр аны башка максатларда да файдаланды. Иң популярлары: егетләр очрашып йөргән кызларына иң югары ноктага менеп җиткәч, кияүгә чыгарга тәкъдим итә, яшьләр биектә селфи ясый, фотографлар Казан күренешләрен фотога төшерә. Ә аттракционнан күренеш чынлап та матур иде шул.

Фото: "Күзәтү тәгәрмәче"ннән Казан күренеше. (Эльвира МОЗАФФАР фотосы.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading