16+

Кырым татарларының 61 проценты Владимир Путинны хуплый

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык уздырган тикшеренүләр буенча, кырым татарларының Россия Президенты Владимир Путинга мөнәсәбәте яхшы якка үзгәргән.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык уздырган тикшеренүләр буенча, кырым татарларының Россия Президенты Владимир Путинга мөнәсәбәте яхшы якка үзгәргән.

Аларның 61 проценты Путинны хуплый, дип яза izvestia.ru. Өчтән бер өлеше - 31 проценты - ил башлыгына мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрүен әйткән. Сораштыру 2016 елның декабреннән алып 2017 елның гыйнварына кадәр узган. Федераль власть кырым татарларының проблемаларын хәл итәргә омтыла дип санаучылар арасында (сораштырылучыларның яртысы) 86 процент Кырымдагы вазгыятьне әйбәт дип бәяли. Моны «Известия»гә агентлык җитәкчесе Игорь Баринов җиткергән.

Сүз уңаеннан: кырым татарлары ярымутрау халкының 13 процентын тәшкил итә. Сораштырудан күренгәнчә, аларның 70 проценты Россиядәге тормышка уңышлы яраклашкан. Кырым татарларының социаль һәм икътисади хәле дә шактый яхшырган. Респондентларның 75 проценты бүгенге тормышыннан канәгать. 48 проценты матди хәлләре тотрыклы дип бәяли.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading