16+

Кырым – Татарстан багланышлары

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов белән очрашты, багланышларны төбәкара дәрәҗәдә үстерү буенча фикер алышты, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы, Татарстан Президентының матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов белән очрашты, багланышларны төбәкара дәрәҗәдә үстерү буенча фикер алышты, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы, Татарстан Президентының матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

Искәртеп үтик, Кырым Республикасы Дәүләт Советы делегациясе Владимир Константинов җитәкчелегендә Казанга 28 июньдә килде.
Кичә Казанда Татарстан һәм Кырым арасында парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешү имзаланды. Документка ике парламент башлыгы - Фәрит Мөхәммәтшин һәм Владимир Константинов кул куйды.
Килешүнең имзалануын Фәрит Мөхәммәтшин «күптән көтелгән вакыйга» дип атады.
- Без, Татарстан һәм Кырым дәүләт советы рәисләре, берничә тапкыр очраштык һәм парламентара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую хакында сөйләштек. Кырым Россия Федерациясе составына кайтты, һәм моның өчен аның парламентына һәм аның рәисе булган коллегама олы юл үтәргә туры килде. Кануннарны, Конституцияне алмаштырырга кирәк иде, аннан кала, авыр күчеш чорында Россия составындагы тормышны җайлау таләп ителде. Минемчә, бу гади генә бурыч түгел, әмма алар аны уңышлы үтәде, - диде ул.
Үз чиратында, Кырым парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, «килешүгә кул кую эш башы түгел, ә аның дәвамы». «Формаль булмаган дәрәҗәдә без «Кырым язы»ның беренче көненнән үк эшләдек. Татарстан Республикасының Кырымның Россия составына керүдә катнашуын без беркайчан да онытмаячакбыз. Безнең уртак хезмәттәшлек дәвам итәчәк һәм ул уңай, конструктив булачак», - диде Владимир Константинов.
Моннан тыш, Кырым Республикасы Дәүләт Советы делегациясе визиты программасында Инвестиция үсеше агентлыгында һәм югары технологияле «ИТ-парк»та булу каралган.
Кырым парламентарийлары Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышырга, шулай ук республиканың электрон дәүләт хезмәтләре ярдәмен күрсәтүдәге тәҗрибәсен, электрон документлар әйләнеше комплексын һәм «Глонасс +112» системасын өйрәнергә, бизнес-инкубатор проектларын карарга планлаштыралар.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында очрашулар каралган. Шулай ук делегация әгъзалары Казан Кремлендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә булып, тарихи-мәдәни объектлар белән танышачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading