16+

Кырымның Россиягә кушылуына бер ел

Март аенда Кырым Республикасының Россия составына керүенә бер ел булды. Шул уңайдан иртәгә, ягъни 18 март көнне кичке сәгать биштә Казанның Меңьеллык мәйданында "Без бергә!" дип аталган бәйрәм концерты узачак. Чарада республика иҗат коллективлары һәм җырчылары катнашачак.

Бер ел элек шушы ук урында, кырымлыларга теләктәшлек күрсәтеп, меңләгән кеше катнашында митинглар узган иде. 16 март көнне Кырым ярымутравында үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча, узган елның 17 мартында Кырым белән Севастополь шәһәре үзен суверен дәүләт дип игълан итте һәм җирле парламент ярымутрауны Россия составына кертү үтенече белән чыкты. 18 мартта Мәскәүдә ике дәүләт арасында килешү төзелде. Безнең республика ул вакытта Кырымдагы иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыклыландыру эшендә иң актив катнашкан төбәк булды. Аерым алганда, Бакчасарай районына шефлык күрсәтү Татарстанга йөкләнде. Менә хәзер, бер ел узганнан соң, бөтен ил белән әлеге истәлекле датаны билгеләп узачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading