16+

"Кыш Бабай киемендәге полиция” акциясе гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә

15нче декабрьдән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы "Кыш Бабай киемендәге полиция" дигән хәйрия акциясен башлап җибәрде.

15нче декабрьдән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы "Кыш Бабай киемендәге полиция" дигән хәйрия акциясен башлап җибәрде.

Әлеге хәйрия акциясе инде ун елдан артык үткәрелә. 2011 елдан башлап бу чара Россия күләмендәге акциягә әверелде.

Полиция хезмәткәрләре үз акчаларына тормыш юлында аерым кыенлыклар кичерүче балаларга яңа ел бүләкләре әзерлиләр, дип хәбәр итә kzn.ru.

Акция 15нче гыйнварга кадәр дәвам итә. Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр якын-тирәдә урнашкан полиция бүлекләрендәге балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре белән элемтәгә керә ала яки (843) 291-38-25, 291-34-14 телефон номерлары аша Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading