16+

«Кыш бабайга хат» дигән хәйрия чарасы башланды

Яңа ел алдыннан Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты «Кыш бабайга хат» дигән традицион хәйрия чарасы оештыра, дип хәбәр итә мэрия порталы.

Яңа ел алдыннан Казан шәһәренең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты «Кыш бабайга хат» дигән традицион хәйрия чарасы оештыра, дип хәбәр итә мэрия порталы.

Декабрь ае дәвамында һәр кеше үзен чын Кыш бабай дип хис итеп, балаларның хыялын үти - көткән бүләген тапшыра алачак. Теләкләр язылган хатлар Кремль урамы, 3 нче йортта бизәлгән чыршыга эленгән. Волонтерлар махсус исемлектә хатны алган кеше турында мәгълүмат теркәп куялар, бүләк сатып алынгач, ул иясенә тапшырылачак. Бүләк тапшыру чарасында катнашу өчен Кыш бабай һәм Кар кызы да кирәк. Алар бүләкләрне Яңа ел кичәләрендә балалар йортларына, приютларга, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырачаклар. Бүләкләрне Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының кабул итү бүлегенә (Петербург урамы, 70, 2 нче кат) дә алып килергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading