16+

Кышкы бозга ышанып булмый

Календарьда декабрь булса да, кышны күргән юк әле. Балыкчылар, бозның ышанычлы түгеллеген белә торып, үзләрен куркыныч астына куюны дәвам итәләр.

Календарьда декабрь булса да, кышны күргән юк әле. Балыкчылар, бозның ышанычлы түгеллеген белә торып, үзләрен куркыныч астына куюны дәвам итәләр.

Аларны штаф белән генә туктатып калыйм димә. Ярый ла 42 кешене коткарып кала алганнар, ә алты балыкчы боз астына киткән.
Күптән түгел өч балыкчы Чулманда боз астына төшеп киткән. Батучыларны Ми-8 вертолеты һәм ике судно ярдәмендә үлем тырнагыннан тартып алганнар.

- Су астына китү куркынычы булмаган бозның калынлыгы күлләрдә - 10 см, ә елгаларда - 15 см, һава температурасы берничә көн дәвамында -15 градус булырга тиеш. Әлегә бозга чыгарга ярамый! Бу кеше тормышы өчен куркыныч, - дип белдерде Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading