16+

Кытай Татарстан авыл хуҗалыгы белән кызыксына

Казанга кичә Кытай Халык Республикасы делегациясе вәкилләре килгән иде. Алар төбәкнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре белән танышты. Кытай делегациясе белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та очрашты.

- Безнең Кытай эшмәкәрләребез белән зур уртак проектларыбыз бар, гомумән, Кытай белән Россия арасындагы дустанә һәм тотрыклы мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләр буенча эшләү мөмкинлеге бирә, - диде чыгышында Татарстан башлыгы. Кытайлылар исә Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр ясады. Кытай делегациясе авыл хуҗалыгы тармагын тулырак күзаллау өчен республиканың Менделеевск һәм Мамадыш районнарында да булдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading