16+

Кызлар үзләренең армиядә хезмәт итү хокукы кысылудан канәгать түгел

Россия кызларының ашыгыч хезмәт узу хокукы кысылган, гәрчә алар "армиядә хезмәт итүне егетләрдән ким куймаслар иде". Бу хакта Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" «РИА Новости»га сылтама биреп.

Аның сүзләренчә, ул кызлардан - очучы булырга теләүләре, әмма аларны училищега кабул итмәүләре турында мөрәҗәгатьләр кабул итә.

Агентлык Татьяна Москалькованың «Территория смыслов на Клязьме» яшьләр форумындагы чыгышыннан өземтә китерә: «Бүгенге армия көчле, куәтлегә әверелде, без моның белән горурланабыз. Әмма егетләрнең әзерлеге шәптән түгел. Бәлки мине бөтен кеше дә хупламас, әмма мин бездә кызларның ашыгыч солдат хезмәте узу хокукы кысылган, дип саныйм. Бу дөрес түгел. Без булдыра алабыз... армиядә хезмәт итүне егетләрдән ким куймас идек».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading