16+

Кыз туганчы бала табачак!

Бразилиядә яшәүче фермер Иренеу Круз һәм аның хатыны Джукселейда Сильва беренче сабыйларын көткәндә ире - малайларына, ә хатыны кызларына исем бирәчәк дип сүз куешканнар, дип яза Башкортстанның “Кызыл таң” газетасы.

Өйләнешкәннәренә менә инде 20 ел үткән, ә хатынының әле бер тапкыр да баласына исем кушканы юк, чөнки аларның 13 малайлары бар. Ире аларның барысына да үзе яраткан иң оста футболчыларның исемнәрен кушкан. 13 малай әнисе төшке ашка көн саен бер кило дөге, бер кило ногыт борчагы һәм зур пакет макарон пешерә. Әлбәттә, ишле гаиләдә төрле вакытлар була, ләкин алар ач яшәми. Бер икмәкне һәммәсенә тигез бүлеп, тату гомер кичерә. Малайлар инде оста итеп футбол уйный. Әтиләре аларның Бразилиягә дан китерерлек спортчылар булуы хакында хыяллана. Ә әниләре бәләкәй генә матур кыз бала алып кайтачагына өметен өзми.

Экспертлар әйтүенчә, бер парның дөньяга 13 малай китерә алу мөмкинлеге 8000гә 1 очрак кына була ала. Менә шундый үзенчәлекле гаилә яши Бразилиядә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading