16+

Лениногорскида яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды

Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды. Чаңгы юлына барлыгы биш район - Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә мөселманнары басты. Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә "Ихлас" мәчетендә җылы чәй каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Ярышның беренче өлешендә...

Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырылды.

Чаңгы юлына барлыгы биш район - Лениногорск , Чирмешән, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә мөселманнары басты. Яшь мөселманнарны иртәнге сәгатьтә "Ихлас" мәчетендә җылы чәй каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Ярышның беренче өлешендә 2 чакрым араны вакытка үттеләр. Беренчелекне Бөгелмәдән Рамил Шарипов яуласа, икенче урында Әлмәттән Мөхәммәд Кашапов, өченчедә Чирмешәннән Айнур Сәлахов килгән. Икенче өлеш эстафетада беренчелекне Бөгелмә командасы яулаган. Икенче урында - Әлмәт, өченчедә Лениногорск егетләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading