16+

Әлфиягә кадаган пычагын мәетнең гәүдәсендә калдырган...

Бәхтияр мәетне яшергән урынын да күрсәткән. Аны СИЗОга озатканнар.

Бәхтияр мәетне яшергән урынын да күрсәткән. Аны СИЗОга озатканнар.

Башкортстанның Белорет районының Абзак авылында яшәүче Әлфия Даутованың соңгы көннәрен видеокүзәтү камералары төшереп алган. Аны ике атна чамасы эзләделәр. Әлфиянең машинасын Чиләбедә тапкач, утыргычларда кан табы булуы ачыклана. Аны үтергәннәр дип фаразлыйлар. Шуннан соң 42 яшьлек хатынны үтерүдә шикләнеп аның элеккеге ире — 41 яшьлек Бәхтиярне тоткарлаганнар. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Тау чаңгысы базасында кассир булып эшләүче 42 яшьлек Әлфия Даутова югалгач, башта криминал турында уйламыйлар. Аннары видеокүзәтү камерасы язмаларына карап, вакыйгалар хронологиясен ачыклыйлар.

Әлфиянең машинасын соңгы тапкыр Абзак авылындагы кибет янындагы видеокүзәтү камерасы төшереп ала. Ир-ат һәм хатын-кыз кибет янына килә. Бәхтияр кибеткә үзе генә керә. Икенче көнне Бәхтиярне Магнитогорскидагы сәүдә үзәге янындагы камера төшереп ала. Бу юлы ул үзе генә була, машина да күренми. Ир-ат битен яшерә. Аны атлап йөрешеннән таныйлар. Җинаятьчене Екатеринбург шәһәрендә тоткарлыйлар.

Бәхтияр моңа кадәр дә үтерү өчен хөкем ителгән. Ул туган абыйсын пычак белән кадаган булган. Әлфияне дә көнчелек аркасында үтерүен әйтә. Пычакны мәетнең гәүдәсенә калдыруын сөйли. Мәетне яшергән урынын да күрсәткән. Аны СИЗОга озатканнар.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading