16+

Әлфияне элеккеге ире үтергән?

19 ноябрьдә элек бергә яшәгән ир-ат белән хатын-кыз машинага утырып Чиләбе өлкәсенә китә.

19 ноябрьдә элек бергә яшәгән ир-ат белән хатын-кыз машинага утырып Чиләбе өлкәсенә китә.

Башкортстанның Белорет районындагы Абзак авылында яшәүче 42 яшьлек Әлфия Даутованы үтерүдә шикләнелүче кеше тоткарланды. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Әлфиянең улы 20 ноябрьдә әнисе югалу турында полициягә хәбәр итә. Әлфия Абзак авылыннан «Рено Сандеро» машинасына утырып чыгып китә, аннары элемтәгә керми башлый. Дүрт көн узгач аның машинасын Чиләбе өлкәсендә табалар.

Криминалистлар машинада кан эзләре булуын ачыклый. Алгы утыргычларның япмасын да алып ташлаганнар. Тикшерүчеләр «Рено»ның маршрутын өйрәнә. Шулай итеп алар 41 яшьлек ир-атның эзенә төшә. Бу кеше Әлфиянең бергә яшәгән элеккеге ире була. Әлеге ир-ат моңа кадәр дә үтерү һәм талау өчен хөкем ителгән. Аны Екатеринбург шәһәрендә тоткарлаганнар. Дәлиләргә каршы тора алмыйча, ул элек бергә яшәгән хатынын үтерүдә гаебен таныган.

Тикшерү версиясе буенча, 19 ноябрьдә элек бергә яшәгән ир-ат белән хатын-кыз машинага утырып Чиләбе өлкәсенә китә. Икенче көнне алар Магнитогорск шәһәрендәге бакчачылык ширкәтләренең берсендә була. Исерек килеш алар машина эчендә талаша. Низаг көнчелек аркасында килеп чыга. Ир-ат хатын-кызның күкрәгенә пычак кадый, хатын урында ук һәлак була. Җинаять эзен яшерү өчен, ир-ат мәетне куаклар арасына яшерә, канга буялган утыргыч япмаларын ыргыта, үзе Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральск шәһәренә кадәр барып җитә. Ул машинаны шунда ташлап калдыра, үзе качып китә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкорстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading