16+

Үлгән эт кемгә кирәк? 

Йорт каршындагы бер төркем кешеләрне күреп, башта куркып ук калдым. Баксаң, бер эт үләргә азапланып ята икән. Аның тартышканын, соңгы көченә җир чыкканчы кар тырнаганын балалар да күзәтеп тора. Кемдер этне агулаганнар ди, кайберәүләр чүплектә үзе ярамаган нәрсә ашадымы икән дип фаразлый. Котыру чире йоктырган, авыру булган дигән фикерләр дә ишетелә.

Үлгән эт кемгә кирәк? 

Йорт каршындагы бер төркем кешеләрне күреп, башта куркып ук калдым. Баксаң, бер эт үләргә азапланып ята икән. Аның тартышканын, соңгы көченә җир чыкканчы кар тырнаганын балалар да күзәтеп тора. Кемдер этне агулаганнар ди, кайберәүләр чүплектә үзе ярамаган нәрсә ашадымы икән дип фаразлый. Котыру чире йоктырган, авыру булган дигән фикерләр дә ишетелә.

Эткә ничек булса да ярдәм итәргә теләп йортта яшәүчеләр ветеринария хезмәтенә дә шалтыратып карадылар. “Көтегез, ветеринария табибы килер”, дисәләр дә, берәү дә күренмәде. Берничә сәгать азапланганнан соң, эт җан тәслим кылды. Кемдер аның өстенә капчык ябып куйды, кемдер катыргы каплап китте. Этне алып китүче генә юк. Идарәче компания безнең эш түгел ди, участок полициясе дә этләр белән шөгыльләнми. Ветеринария хезмәтләре түләүле кремация тәкъдим итә. Үлгән этне нишләтергә соң? 

Казанның хайваннарны кремацияләү хезмәте белгече аңлатуынча, Казанда үлгән этләрне яндыралар. Этләр өчен күмү урыннары каралмаган. Теләгән җиргә йорт хайванын күмеп кую, законны бозу булып санала. Бу әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Үлгән этнең йогышлы авырулы, котыру чире эләктергән булуы да бар. Этнең үле гәүдәсе таркалган саен, һавага начар матдәләр таралачак. Шуңа да шәһәр территориясендә этләрне күмгән өчен штраф каралган. Кремация ясау да түләүле. Этнең зурлыгына карап бәяләр төрле. Әйтик, 25 килодан артыграк авырлыктагы этне яндыру 4500 сумга төшәчәк. Ә хуҗасыз этләрне нишләтергә? 

Татарстанның “Хайваннарны яклау җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ленард Фәйзуллин аңлатуынча, бу очракта шәһәр администрациясе җаваплы. Казан шәһәре башкарма комитетында хуҗасыз этләрне аулау буенча махсус хезмәт эшли. Алар үлгән этләрне дә алып китәләр. Әгәр эт йортның ишегалды территориясендә үлгән икән, этне алып китсеннәр өчен гаризаны идарәче компания аша тапшырырга була. Тик йорт ишегалдының территорияләрен төгәл белү кирәк. Әгәр эт идарәче компания хезмәт күрсәтә торган территориядә ятмый икән, бу очракта алар гариза кабул итми. Ярдәм сорап “Ачык Казан” сервисына да мөрәҗәгать итәргә була. Телефоны - 2364123. 
“Ачык Казан” безнең гаризаны кабул итеп алды. Этне кайчан алып китәрләр, Алла белсен. Ишегалдыннан узып киткән машиналарга комачаулагач, яшәүчеләр аны үзләре чүплеккә алып барып куйдылар. 

Сүз уңаеннан, күптән түгел Түбән Камада ишегалдында аягын авырттырган эт азапланып яткач, йортта яшәүчеләр ветеринар чакырткан булганнар. Ул этнең хәлен җиңеләйтү өчен аны йоклатырга кирәк дип киңәш биргән.  Йортта яшәүчеләр акча җыешып, биш мең сумга этне “йоклатканнар”, кремацияләү өчен ветеринария  үзәгендә калдырып кайтканнар. Баксаң, хезмәткәрләр этне кызганган, авыртуны баса торган укол гына  кадаган, һәм эт терелеп, икенче көнгә ишегалдына кабат кайтып утырган.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading