16+

Җәлил театры артистларын яшен «суккан»?!

Футбол буенча 2018 елда узачак Дөнья чемпионатына Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры тамашачыларга күрсәтәчәк дөньякүләм танылган әсәрләр исемлеген әзерләп куйган инде.

Репертуарда: "Аида", "Трубадур", "Травиата", "Ригалетта", "Баядерка".
-Татар спектакльләреннән "Алтын Урда"ны яки "Шүрәле"не күрсәтербез, мөгаен,-диде театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда.
Конфедерация Кубогы матчлары барган көннәрдә спектакльләрне карарга чит ил кешеләре дә килгән.
-Безнең артистлар Франциянең Париж, Марсель һәм Тулуз шәһәрләрендә уңышлы чыгышлар ясарга өлгерде инде. Париждан 19 июньдә Төркиягә очканда, артистларыбыз утырган самолетны яшен суккан, хәтта, - дип дәвам итте сүзен Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.-Шөкер, исән-имин кайтып җиттеләр, 21 июньдә Казанда "Лебединое озеро" спектаклендә катнаштылар.
Җәлил театры артистлар җәйге гастрольләр сезонында янә Франциягә һәм Голландия, Нидерланд, Норвегия, Дания шәһәрләренә барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading