16+

Әлмәтле Кырымга велосипедта юл тотты

Әлмәттән 28 яшьлек Радель Бакиров Яшьләр үзәге яныннан кузгалып, Тольяттига юл тоткан, дип яза җирле басма.

Әлмәттән 28 яшьлек Радель Бакиров Яшьләр үзәге яныннан кузгалып, Тольяттига юл тоткан, дип яза җирле басма.

Нияте - Кырымга кадәр барып җитү. 23 көн эчендә ул ике тәгәрмәч өстендә 2350 км юл үтәргә исәпли. Якынча 17-18 июльләргә анда барып җитәргә тиеш. Радель сәяхәткә бик җентекле әзерләнгән. Берничә зур шәһәрдә тукталыш ясап алырга уе. Нигә Кырымны сайладың, дигән сорауга ул: «Кырым күптән түгел безнеке булды. Минем анда бер тапкыр да булганым юк, бик матур диләр. Өстәвенә анда шифаханәгә юллама да юнәтә алдым», - дип җавап биргән. Радель велосәяхәте барышын социаль челтәрдә яктыртып барырга вәгъдә иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading