16+

МакSим Татарстанның атказанган артисты булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә МакSимга (Марина Максимовага) "музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен" "Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. Бу Татар-информ хәбәр итә. Таныклык һәм күкрәк билгесен җырчыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә МакSимга (Марина Максимовага) "музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен" "Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. Бу Татар-информ хәбәр итә.

Таныклык һәм күкрәк билгесен җырчыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев тапшырды.

Тантана Мәскәүдә, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә үтте. «Сез Татарстанда салынган җыр сәнгате традицияләрен лаеклы дәвам итәрсез, яңа дәрәҗәгә күтәрерсез дип ышанам. Безгә башкаланың төп сәхнәләрендә Татарстанның атказанган артистлары исеме ешрак яңгыравы бик ошый», - дип белдерде Равил Әхмәтшин.

«Мин бик тырышачакмын. Бу зур җаваплылык. Без шундый зур бүләк алабыз икән - димәк, Татарстанда - иң яхшы укытучылар», - диде МакSим.

Җырчы мәртәбәле исем өчен рәхмәтен белдерде һәм иҗат кешесе өчен югары дәрәҗәдә танылу мөһим икәнлеген җиткерде.

Сүз уңаеннан: әле шушы көннәрдә генә җырчының "Это же я" дигән китабы да дөнья күрде.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading