16+

Мамадыш районындагы «Питрау» бәйрәмендә Элвин Грей, Иркә һәм Венера Ганиева да катнаша

14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Быел фольклор бәйрәме 18 нче тапкыр уздырыла, һәм аның өчен бай программа әзерләнгән, дип яза «Нократ» газетасы.

Быел Тәпи чишмәсе янында бәйрәмдә катнашачак фольклор коллективлар өчен фотосессия оештырылачак. Бирегә аларны милли бизәкле атлы арбаларда алып киләчәкләр.

Чарада Татарстан, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстаннан дистәләгән фольклор коллективлары катнашачак.

Тырлау мәйданында эстрада йолдызлары да чыгыш ясаячак. Шулай ук «Бәрмәнчек», «Ак каз», «Бигәшкәй», «Кама таңнары», «Айкай», «Зәңгәр кош», «Айбагыр», «Салават Күпере», Казан консерваториясе артистлары чыгышларын да карарга мөмкин булачак.

Бәйрәмгә Венера Ганиева, Миңгол Галиев, Георгий Ибушев, Елена Бичарина, Галина Казанцева, Вадим Захаров, Оксана Дмитриева, Элвин Грей, Иркә һәм башка артистлар да килер, дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading