16+

Мамадышта балык тоту буенча турнирда хатын-кыз балыкчы да катнашкан

Әлеге чараны районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, "Трудовик-орлык" агрофирмасын җитәкләгән Гаянов Фәргать Рәфкать улының якты истәлегенә багышлап үткәргәннәр.

Әлеге чараны районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, "Трудовик-орлык" агрофирмасын җитәкләгән Гаянов Фәргать Рәфкать улының якты истәлегенә багышлап үткәргәннәр.

Балык тоту буенча турнирны Фәргать Рәфкать улының туганнары һәм дуслары оештырган. Чараны Нократ елгасының "Аквариум" дип йөртелүче култыгында үткәрделәр. Һава торышы салкын булса да, төп кубок өчен көрәшергә теләүчеләр шактый җыелган. Турнирда катнашу өчен 17 балыкчы теркәлә. Алар арасында бер хатын-кыз да бар.

Балык тоту берәүләре өчен яраткан шөгыль булса, икенчеләренә рухи ял итү урыны. Фәргать Рәфкать улының туганы Илфат Имамиев искәртүенчә, алар даими рәвештә бергәләп яр буена төшеп утыра торган булалар.

Катнашучы Ленар Шәрифуллинның моңа кадәр кыш айларында балыкка йөргәне булмаган әле. "Моннан соң, буш вакытларның бер өлешен шушында үткәрәчәкмен. Бик тә ошады",- ди.

Турнирда беренче урынны 66 данә балык тоткан Илнур Сәлахов яулаган.

Оештыручылар бәйгедә катнашучыларны һәм аларның җанатарларын, кунакларны ачык һавада әзерләнгән тәмле пылау, хашлама, коймак, кыздырылган балык, башка күп кенә сый-нигъмәтләр, самоварда кайнаган чәй белән сыйладылар, дип яза mamadysh-rt.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading