16+

Мамадышта «Питрау батыры» билгеле булды

Мамадыш районының Җөри авылында 18нче тапкыр керәшен мәдәнияте республика фестивале үтте. Анда ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Бәйрәмне шулай Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Əхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. мәртәбәле кунаклар да тамаша кылды, дип хәбәр итә Татар-информ....

Мамадыш районының Җөри авылында 18нче тапкыр керәшен мәдәнияте республика фестивале үтте. Анда ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Бәйрәмне шулай Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Əхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. мәртәбәле кунаклар да тамаша кылды, дип хәбәр итә Татар-информ.

Питрауның төп үзенчәлеге буларак, "Керәшен чибәре" һәм Питрау батырын билгеләделәр.

Киеренке көрәш иртәнге өчкә кадәр барды. 2017елгы Питрауның төп батыры булып Мамадыштан Константин Морозов калды. Аңа төп бүләк -"Лада Гранта" автомобиле тапшырылды. Шулай ук үз үлчәү категорияләрендә шул ук маркалы машинага Мамадыштан Булат Юнусов һәм Казаннан Булат Мусин ия булды.
Исегезгә төшерәбез, Питрау 2017 җыенында ТР 30 фольклор ансамбле, эстрада җырчылары һәм 60 мең тирәсе халык катнашты.

Шулай ук фестивальгә Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк районы, Башкорстанның Бакалы районыннан делегатлар һәм керәшен ансамбльләре килгән иде. Кичәне "Айкай» удмурт дәүләт бию театры, Мәскәүнең «Синяя птица» төркеме дә бизәде.

Питрау-2017 5 минутка сузылган салют белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading